+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 гыйнвар 2020, 12:50

Радий Хәбиров Бөгелчән балаларын хоккей матчына чакырды

Уфага күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар киләчәк.

Уфага күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар киләчәк.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Куергазы районында эш сәфәре белән булганда Бөгелчән авылында яшәүче күпбалалы гаиләләр белән дә очрашты. Авылда андый 28 гаилә бар.
Радий Хәбиров Владимир Путин еллык Юлламасында телгә алган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. Әңгәмә барышында түләүсез мәктәп туклануына күчү, эш урыннары, хезмәт хакы, социаль контрактларга күчү турында да сүз барды.

Ахырда Башкортстан Башлыгы күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны Уфага “Салават Юлаев” катнашлыгында үтәчәк хоккей матчына чакырды. Аларны транспорт белән тәэмин итәргә, Уфага килү һәм кайтуны хәвефсез оештырырга кушты.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас