+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 гыйнвар 2020, 17:45

Радий Хәбиров Күмертауда стадионны һәм ФОКны карады

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында Күмертауда социаль һәм спорт объектларында булды, шулай ук шәһәрнең үсеше буенча планнар турында фикер алышты.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында Күмертауда социаль һәм спорт объектларында булды, шулай ук шәһәрнең үсеше буенча планнар турында фикер алышты.

Республика Башлыгы Маячный авылында узган елның декабрендә ачылган 150 урынлы яңа балалар бакчасында булды.

Мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләре һәм персоналы белән әңгәмә вакытында Радий Хәбиров балалар туклануы мәсьәләләренә аерым тукталды, республиканың продукция сыйфатына зур игътибар бирүен билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы Күмертауда төзелүче «Шахтер» стадионын һәм гамәлдәге «Юбилейный» физкультура-сәламәтләндерү комплексын карады. «Вымпел» спорт үзәге системасына кергән ФОКка көн саен 200дән артык кеше йөри.

Комплекс тренажер һәм спорт залларын, зур һәм кече бассейннарны, грек-рим көрәше, фитнес залларын үз эченә ала. Спорт секцияләре эшли. Актив ял итәргә яратучылар аэробика, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, футбол, пауэрлифтинг белән шөгыльләнә.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас