Эшлекле сәфәре ахырында Башкортстан Башлыгы республиканың машина төзелеше тармагы лидерларының берсе – «Русия вертолетлары» холдингына керүче "Күмертау авиация җитештерү предприятиесе" мәйданчыгында булды.
1962 елда Ремонт-механика заводы нигезендә төзелгән "КумАПП" бүген төрле вертолет техникасын, шул исәптән дәүләт контрактлары кысаларында, әзерләү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә.
Эш дәверендә завод коллективы “Ка” маркалы эзләү-коткару, транспорт, хәрби, медицина вертолетларының киң төрен чыгаруны үзләштерде, алар дөньяның 30дан артык илендә – Бразилия, Көньяк Корея, Кытай, Һиндстан, Канада, Португалия, Австралия, Япония һәм башка дәүләтләрдә кулланыла.
Радий Хәбиров җитештерү цехларын карады, белгечләр белән аралашты һәм "КумАПП" продукциясе үрнәкләре белән танышты. Шунда ук Башкортстан Башлыгы предприятияне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.