Сибай шәһәренең Маяковский урамы, 26нчы йортында урнашкан “Яз” кибете эчендә сөт ризыклары тарату пункты ачылды.
Аз тәэмин ителгән гаиләләрне хәстәрләү максатында барлыкка килгән пунктка сөт, катык, эремчек әлегә Белорет шәһәреннән китерелә. Монда, шулай ук, Белоретта җитештерелгән сөт ризыкларын сатып алырга да мөмкин.
— Якын арада, атап әйткәндә февраль азагында, Сибайның Чайковский урамы, 13 адресы буенча сөт җитештерү фабрикасы үзебездә ачылачак. Әлегә аның бинасы төзелә, инженерлык коммуникацияләре үткәрелә. Арытабан махсус корылмалар китерелгәч, сөт ризыкларын урында җитештерә башлаячакбыз, — диде шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары С. В. Озерцов.
Яңа ачылган сөт ризыклары пункты әлегә 3 яшькә кадәр баласы булган һәм йөкле 72 хатын-кызны хезмәтләндерә. Шушы арада шәһәрнең Көнчыгыш бистәсендә тагы да шушындый ук пункт ачылуы көтелә.