+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 гыйнвар 2020, 20:10

Ермолаеводан Юлия Лагерева гаиләсе тораклы булды

Башкортстан Башлыгы Ермолаево авылында яшәүче, янгыннан каза күргән гаиләгә 700 000 сумлык сертификат тапшырды.

Башкортстан Башлыгы Ермолаево авылында яшәүче, янгыннан каза күргән гаиләгә 700 000 сумлык сертификат тапшырды.

Узган елда, 6 июльдә, Куергазы районының Ермолаево авылында яшәүче Юлия Лагерева янгын аркасында балалары белән тораксыз калган. Ул журналистларга ялгыз ана булуын һәм ике малай — Павел һәм Александрны берүзе тәрбияләвен сөйләгән.

Бәласе белән ул район хакимиятенә килгән. Үз чиратында, район башлыгы Юлай Ильясов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка әлеге гаиләгә фатир алу өчен финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә. Республика Башлыгы бу гаиләгә «Игелекле эшләр» хәйрия фонды аша ярдәм итәргә куша. Алар зыян күргән Лагеревлар гаиләсенә торак сатып алуда финанс ярдәме күрсәтү турында уңай карар чыгара.

Куергазы районының социаль үсеш хәйрия фонды хисабына 700 000 сум акча кергән. Бүген Радий Хәбиров Юлия Лагеревага торак сатып алу өчен бу суммага сертификат тапшырды. Юлия Лагерева төбәк Башлыгына әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

“Зур рәхмәт Сезгә, без инде йортны сайладык һәм аңа күчәргә әзер”, — диде Юлия. Аның кече улы кадет сыйныфларының берсендә укый. Төбәк Башлыгы кадетларның кайсы көч структурасына беркетелүе белән кызыксынды. Муниципалитет башлыгы әлегә бу мәсьәләнең хәл ителмәгәнлеге хакында белдергәч, Радий Хәбиров вице-премьер Ирек Сәгыйтовка әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас