+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 гыйнвар 2020, 16:45

Машинаңны дөрес куй!

21 һәм 22 гыйнвар көннәрендә Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыкларында, зур габаритлы калдыкларны туплау мәйданчыкларында, әлеге мәйданчыклар алдында һәм чүп-чар кабул итү камералары биналарына керү юлына куйган намуссыз автомобильчеләрне ачыклау буенча рейд узды.

Аның барышында "Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге" учреждениесе хезмәткәрләре Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексының 6.23 мәддәсендә каралган 15 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 10 гыйнварында "Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында" Закон көченә керде. Штрафлар закон нигезендә гражданнар өчен - 1-2 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләр өчен – 5-10 мең сум, юридик берәмлекләр өчен 20-30 мең сум тәшкил итә.
Законны кабат бозган өчен штрафлар гражданнар өчен – 3-4 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләр өчен – 15-20 мең сум, юридик берәмлекләр өчен 35-50 мең сум тәшкил итә.
Фото: Lenta.ru
Читайте нас