+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 гыйнвар 2020, 17:15

Җылылык өчен түләүдә соңгы төзәтмәләр кертелә

2020 елга кадәр һәр елны I кварталда Уфада яшәүчеләр, үткән елда җылылык өчен түләүләргә еллык төзәтмәләр кертүне исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр алдылар. Быел мондый төзәтмәләр соңгы тапкыр үткәрелә. Ул алдагылардан аерылачак

2020 елга кадәр һәр елны I кварталда Уфада яшәүчеләр, үткән елда җылылык өчен түләүләргә еллык төзәтмәләр кертүне исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр алдылар. Быел мондый төзәтмәләр соңгы тапкыр үткәрелә. Ул алдагылардан аерылачак.
Элегрәк төзәтмәләр ничек эшләнгән? 2019/20 елларның ягулык чоры башланганчы Уфада җылылык очен туләү ел дәвамында, узган ел өчен җылылык куллануны исәпкә алу буенча гомумйорт приборлары күрсәткечләре (ОДПУ яки гомумйорт исәп приборлары) нигезендә, тигез үткәрелде. Алга таба җылылык исәпләгеченең факттагы күрсәткечләре һәм бер елга тигез күләмдә күрсәтелгән сумма яңадан исәп-хисап ясау нигезендә төгәлләштерелде.
Шул ук вакытта йорт 2019 елда кулланган җылылык энергиясе күләме 2018 елда кулланылганыннан аерылырга мөмкин. Бу күп факторларга бәйле: ягулык чорында уртача тәүлеклек температура, ягулык чорының озынлыгы, идарәче компанияләр җиһазларының эчке көйләнеше, йорттагы җылылык саклау дәрәҗәсе һ.б.
Бу аерманы җылылык белән тәэмин итүче оешма фатирларга тигез бүленергә һәм, киресенчә, түләнгән сумманы кире кайтарырга тиеш иде.
Быелгы ягулык сезонында Уфа җылылык өчен яңача түләүгә күчте. 1/8 схемасы халык өчен аңлаешлырак. Җылылыкны күпме кулланасың, шулкадәр түлисең. Җәен түләргә кирәкми, ел ахырында яңадан исәпләү дә булмаячак. Бер минус - ягулык чорында җылылык өчен түләү арта.
2019-20 ел ягулык сезоны башланганчы түләүнең элекке ысулы кулланылды. Димәк, гыйнвардан сентябрьгә кадәр вакыт өчен корректировкалар үткәреләчәк. Нәтиҗә төрле булырга мөмкин. Я сездән җылылык өчен җитмәгән акчаны түләтеп бетерәчәкләр, артыгын түләгәнсез икән, кайтарып бирәчәкләр.
Әгәр дә сезнең бу уңайдан сорауларыгыз бар икән, МУП УИС сайтына кереп, аларга җавап таба аласыз.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас