Нижегородка мәктәпләренең берсендә икетуган кызлар арасында булган канлы вакыйганың сәбәпләре ачыклана башлаган.
Яраланган кызның сәламәтлегенә әлеге вакытта берни дә янамый.
ProUfu хәбәрчеләре кызлар гаиләсенең якыннары белән аралаша алган, алар һөҗүмнең фаразланган сәбәпләре турында сөйләгән.
Кызларның әтиләре арасында еш кына мал бүлешү аркасында ызгышлар булган һәм бу кызларның үзара мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясаган. Гаиләдәге чираттагы конфликт балалар арасындагы фаҗигагә китерергә мөмкин.
Икенче фараз буенча, алар икесенә бер егетне бүлешә алмаган.
Хәзерге вакытта Тикшерү комитетының республика идарәсе эшен дәвам итә, аның нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.