РБК медиахолдингында үткән “түгәрәк өстәл”дә Яңа ел каникуллары чорындагы алкогольгә каршы кампаниягә йомгак ясалды.
Анда дәүләт власте органнары вәкилләре, депутатлар, эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. 1-8 гыйнварда югары градуслы алкоголь сату күләме, узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, 27 процентка кимегән. Бу хакта республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илһам Бикбулатов җиткерде.
Шул ук вакытта кайбер сәүдә нокталары сату күләмнәре артуын билгели. Әйтик, 3-6 гыйнварда “Магнит” челтәре кибетләрендә арту 14 процент тәшкил иткән.
— Яңа ел каникулларында спиртлы эчемлекләрне чикләү уңай социаль нәтиҗә бирде, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Хәлил Рәхимов, исерек гражданнар гаебе белән кылынган җинаятьчелек һәм бәхетсезлек очракларының кимүен күздә тотып. — Апрельдә без парламент тыңлаулары үткәрәчәкбез, анда бу яңалыкның нәтиҗәләрен карап, алкоголизмга каршы көрәш буенча арытаба эшләрне билгеләячәкбез.
Башкортстан сәүдә ассоциациясе рәисе Фәрит Гыйндуллин бизнес өчен бу чараларның популяр булмавын белдерде. Эчкечелек белән көрәшне комплекслы алып барырга, сатуны гына тыеп калмыйча, җитештерүне дә чикләргә, ә иң мөһиме - тәрбияви чаралар күрергә, яңа эш урыннары булдырырга кирәк, дигән фикердә ул.
Алкоголь сату чикләнгән көннәрдә аны сату кагыйдәләрен бозуның 133 очрагы теркәлгән. Былтыр төбәк бюджетына алкоголь продукциясенә акцизларга түләүдән кергән акча 11 миллиард сумнан арткан.
Акцизлар республика бюджетының төп 5 кереме чыганагына керә. Алкоголь акцизлары аларның гомум күләменең яртысын диярлек тәшкил итә.