+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 гыйнвар 2020, 06:25

Кар көрим дип үләргәме?!

Карагыз инде бу икәүне! Йорт түбәсендә җирдәге кебек йөреп яталар. Саклану чараларыгыз кая, егетләр?

Карагыз инде бу икәүне! Йорт түбәсендә җирдәге кебек йөреп яталар. Саклану чараларыгыз кая, егетләр?

Быел кар әлләни калын булмаса да, кыш үзенекен итә, кулга көрәк тоттыра. Кар көрәүнең дә үз җае бар! Кичә социаль челтәрдәге тематик пабликта ике ирнең биш катлы йорт түбәсеннән җиргә кар ташлаганы төшерелгән видео дөнья күрде.

- Интернациональ урамы, страховкасыз чистарталар. Чара күрегез, — дип мөрәҗәгать итә ролик авторы кемгәдер.

Кадрларда кызгылт сары жилетларда ике ир-атның озын саплы кар көрәкләре белән түбәдән кар ташлавы күренә. Шул ук вакытта егылудан аларны берни дә коткара алмый — берсе таеп егылса периметрның коймасы гына саклап калмаячак.

- Кызганыч, страховкаланмыйча гына авыш түбәгә менеп киткән эшчеләр. Күрәсең, акчасын алдан кесәгә салганнар. Бу эш артык кыйммәт тә түгел, минемчә, бер кубометр кар өчен 80 сум. Анда кар да юк диярлек. Махсус саклану чаралары кулланып, 10 мең сумга бөтен түбәне тулысынча чистартырга булыр иде, - ди язылучы Максим Орлов.



Фото: bash_dtp_official
Читайте нас