Башкортстанда бүген дә начар һава шартлары саклана: урыны белән көчле кар, юлларда кар сырынтылары, бозлавык, дип кисәтәләр.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 26 гыйнварда, төбәктә болытлы һава торышы көтелә.
Республиканың төньяк яртысында бераз кар явачак, көньяк яртысында урыны белән көчле кар, юлларда кар сырынтылары, бозлавык булуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә. Һава температурасы көндез 1-6 градус салкын булачак.
Иртәгә, 27 гыйнварда, янә кар явуы көтелә, урыны белән бозлавык. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә - 10-15, көндез 6-11 градус.
28 гыйнварда да кар явуы көтелә. Юнәлеше алмашынучан көчле җил. Һава температурасы төнлә - 15-20, көндез 10-15 градус салкын булуы фаразлана.