Бүгенге оператив киңәшмәдә легаль булмаган пассажир ташучылар мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу юнәлештә инде ел ярымнан артык эш алып барыла.
Радий Хәбиров республика Башлыгы вазыйфасына керешкәч, республикада пассажирларны законсыз ташучыларга каршы көрәш - төп юнәлешләрнең берсе булды.
Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, хәзерге вакытта төбәктә 73 компания исәпләнә. Уфада 125 маршрутта 12 компания пассажирлар ташый. Барлыгы 2905 берәмлек транспорт чарасының эшен юл күзәтчелеге, ЮХХДИ һәм салым хезмәте системалаштыра. Ведомствоара эшче төркем даими рәвештә кисәтү эшләре башкара.
Шуңа карамастан, күп кенә пассажир йөртүчеләр законны боза, аларның автобусларында карта белән исәп-хисап ясау мөмкинлеге юк. Радий Хәбиров ассызыклаганча, әлегә төбәктә моңа күз йомалар. Тик 1 июльдән тиешле закон үз көченә керәчәк һәм ул чакта закон бозучыларга нык авырга туры киләчәк.