Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда сөт кухнялары челтәрен булдыруга 183,96 миллион сум акча тотынылган, дип хәбәр итте бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев.
— Хәзерге вакытта төбәктә 4 җитештерү урыны булдырылган — Стәрлетамак, Нефтекама, Белорет, Октябрьский шәһәрләрендә 84 сөт ризыклары тарату пункты эшли. Ул урындагы җитештерүчеләрдән сатып алына. Сөт эшкәртүнең гомум куәте — тәүлегенә 20 тонна. 120 эш урыны булдырылган. Июльдән декабрьгә кадәр 242 тонна сөт эшкәртелгән, 1,2 миллион порция продукция җитештерелгән.
Продукция белән 6 461 бала тәэмин ителгән. Предприятиенең бюджеттан тыш эшчәнлегеннән керем 3 миллион 219 мең сум тәшкил иткән. Продукция бөтен республика буенча 68 сәүдә ноктасында тәкъдим ителгән, укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр рационына кертелгән. Акча предприятиеләрне камилләштерүгә һәм проектны финанслауның бюджет өлеше чыгымнарын минимальләштерүгә юнәлтеләчәк, — дип билгеләп үтте Алексей Гусев.
Февральдә Сибайда да сөт кухнясы ачылачак. Барлыгы 7 производство булдырылачак. Иглиндә пункт ачу планлаштырыла. Шулай ук Радий Хәбиров Мәсәгутьтә сөт кухнясы эшен башлап җибәрергә тәкъдим итте.