Кытайдан Уфага килгән ике пассажир хәлләренең начар булуына зарланган.
Коронавируска шикләнеп, пассажирларны тиз арада 4нче дәваханәгә салганнар.
Пассажирларга тулы медицина тикшеренүе үткәрелгән. Шулай ук клиник материал да җыелган. Махсус экспертиза вакытында коронавирус табылмаган.
Исегезгә төшерәбез: Уфа аэропортында коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә санитар контроль көчәйтелде. Килгән пассажирларны тепловизор ярдәмендә тикшерәләр. Шулай ук, Уфадан Кытайга барлык очышлар да туктатылган.