+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 гыйнвар 2020, 19:45

Юл хәвефсезлеге мөһимрәк

Русия Дәүләт думасында ел башында водительләрне юл хәрәкәте барышында видеога төшергән өчен җаваплылыкка тарттыру турында сүз алып барылса, хәзер депутатлар башка төр гаджетлар куллануны тыю турында тәкъдимнәр белән чыкты.

Белүебезчә, 2007 елдан водительләргә руль артында барганда телефоннан аны кулда тотып сөйләшү тыелган иде. Бу кагыйдәне үтәмәгән өчен 1500 сум штраф билгеләнде.

Ләкин кесә телефоннарының техник мөмкинлекләре нык артты, моңа өстәп, планшетлар, электрон браслетлар әйләнешкә керде. Шуңа бәйле, хәзер күпләр руль артында барганда заманча аппаратлардан хәбәрләр дә яза, фотога төшерә һәм видеога яздыра, хәтта социаль челтәрләрдә бәйләнеш тә тота. Нәтиҗәдә, болар водительне юл хәрәкәтеннән читләштерә, игътибарсызлыкка китерә һәм, шул сәбәпле, хәвефсезлек дәрәҗәсе кимеп, аварияләр саны арта.

Дума депутатлары руль артында гаджетлар куллану очракларын теркәп, моның өчен җаваплылыкка тарттыру механизмнарын эшләү мәсьәләсен күтәрә. Моны гамәлгә кую өчен законнарга байтак үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас