+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 гыйнвар 2020, 06:05

Физкультура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет төзелде

Аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелек итәчәк.

Аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелек итәчәк.

Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет оештырды. Тиешле указга 2020 елның 27 гыйнварында кул куелды.

Документ нигезендә Совет турында нигезләмә һәм аның составы расланды. Әлеге орган белән республика Башлыгы үзе җитәкчелек итәчәк. Совет рәисе урынбасары итеп - Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, җаваплы сәркатип итеп республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов билгеләнделәр.

"Тарихи көн. Радий Фәрит улы Хәбиров Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет төзү турындагы указга кул куйды. Аңа Олимпия һәм Паралимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары, спорт федерацияләре җитәкчеләре, әйдәп баручы тренерлар, Башкортстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, урындагы үзидарә органнары, фәнни оешмалар, киңкүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре керде, — дип яза спорт министры Фейсбуктагы битендә. — Мондый командада без мөһим мәсьәләләрне хәл итәчәкбез һәм республикада спортны үстерү өчен шартлар тудырачакбыз. Бу безнең өчен физик культура һәм спорт өлкәсендә тагын бер алга китеш “.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас