+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Января 2020, 10:02

Хәвефсезлек көчләре барланачак

31 гыйнварда "Торатау" Конгресс-Холлында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының төбәк ярдәмче системасы җитәкче составының 2019 елда Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү, 2020 елга бурычлар кую турында укыту-методик җыелышы булачак.

Җыелыш башланыр алдыннан Конгресс-холл каршындагы мәйданда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы көчләре һәм чаралары смотры оештырылачак. Комплексның үзендә Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеге һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә яңа технологияләр һәм җиһазлар белән экспозиция тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә шулай ук муниципаль берәмлекләр вәкилләре өчен Башкортстан Республикасында халыкны һәм территорияләрне төбәк, муниципальара һәм муниципаль характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендәге законнарның үтәлешенә анализ ясалачак.

Чарада Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров катнашачак.

Бу хакта тулырак: https://gkchs.bashkortostan.ru/presscenter/news/251317/

Фото: gkchs.bashkortostan.ru
Читайте нас