+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 гыйнвар 2020, 07:20

Кытай студентлары Башкортстанда медицина тикшеренүе үтәчәк

Яңа коронавирусны профилактикалауга зур игътибар бирелә.

Яңа коронавирусны профилактикалауга зур игътибар бирелә.

Кытайда Башкортстаннан бик күп студентлар белем ала, республика хакимияте алар белән элемтәдә тора. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

"Студентларга үзләре яши торган провинцияләрдән китмәскә, урамга чыгып йөрүне чикләргә һәм мөмкин булган кадәр күп кеше белән аралашмаска киңәш ителде", - дип яза ул.

Вице-премьер сүзләренә караганда, Башкортстанның барлык югары уку йортлары Кытай студентларына яңа коронавирус йоктыруны профилактикалау турында мәгълүмат җиткергән. Башкортстанда белем алучы Кытай студентлары каникулда өйләренә кайтудан баш тарткан. Шул ук вакытта, 15 кеше хәзер Кытайда практикада. Фәнүр Ягафәров аларның Башкортстанга февраль башында ук әйләнеп кайтачакларын билгеләп үтте.

Кытайдан килгән студентлар тулай торакка урнашканчы вуз дәваханәсендә мәҗбүри медицина тикшеренүе узачак.
Фото: Youtube.com
Читайте нас