"ЛУКОЙЛ" компаниясе җитәкчесе дәүләт башлыгына 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм нефть-газ холдингының агымдагы эшчәнлеге турында хәбәр итте.
- Әлеге вакытта без яңа үсеш стратегиясен әзерлибез. Якындагы ун елда инвестицияләр 100 миллиард доллардан артык булырга мөмкин, беренче чиратта, Русия проектларына, - диде Алекперов. - Без Каспийда икътисади үсешебезне дәвам итәбез. Балтыйк шельфын актив үзләштерүгә керешәбез. Без гамәлдәге предприятиеләрдә газ-нефть химиясе үсешенең яңа программасын расладык, барлык «койрык»лар да, ярымфабрикатлар да экспорт потенциалы булсын өчен, продукцияне берләштерергә һәм ахыргы продукцияне эшләргә тиеш.
Бу хакта тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/62679