+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 гыйнвар 2020, 17:30

1,4 миллиард сум кайсы өлкәгә юнәлтеләчәк?

30 гыйнварда Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында Инвестицион комитетның чираттагы утырышын үткәрде. Анда катнашучылар икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын карадылар.“Урыс ярминкәләре” компаниясе вәкиле Роман Верзун Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский һәм Салават шәһәрләрендә стильләнгән сәүдә-күңел ачу комплекслары булдыру буенча ниятләр турында сөйләде. Алар сәүдә объектларын, җәмәгать туклануы биналарын, шулай ук аттракционнарны, ял итү һәм киңкүләм чаралар үткәрү зоналарын үз эченә ала. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме - 1,4 миллиард сумнан артык.Аннары киңәшмәдә катнашучылар “Миякә сөт заводы” акционерлар җәмгыятен финанс ягыннан савыктыру чаралары турында фикер алыштылар.Сыгылмалы полимер упаковкалар җитештерү буенча гамәлдәге заводны модернизацияләү планнарын «Флэр» җәмгыяте генеральный директоры Андрей Щербацкий җиткерде. 600 миллион сумлык инвестицияләр салынган проектны тормышка ашыру Уфа Калинин районы территориясендә бинаны һәм коммуникацияләрне реконструкцияләүне, шулай ук яңа югары технологияле җиһазлар – флексографик басма машина сатып алуны һәм монтажлауны күз уңында тота.Стәрлетамак сөт комбинатында продукция җитештерү күләмнәрен арттыру буенча инвестпроектны “Росмол” компанияләр төркеме генеральный директоры Владимир Чапайкин тәкъдим итте. Предприятияне модернизацияләү сөт һәм майны фасовкалау буенча яңа җайланмалар, шулай ук киптерү һәм куерту өчен җиһазлар сатып алуны күз уңында тота. Инвестицияләрнең гомуми күләме — 450 миллион сум.30 гыйнварда Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында Инвестицион комитетның чираттагы утырышын үткәрде. Анда катнашучылар икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын карадылар. Фото: glavarb.ru

30 гыйнварда Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында Инвестицион комитетның чираттагы утырышын үткәрде. Анда катнашучылар икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын карадылар.

“Урыс ярминкәләре” компаниясе вәкиле Роман Верзун Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский һәм Салават шәһәрләрендә стильләнгән сәүдә-күңел ачу комплекслары булдыру буенча ниятләр турында сөйләде.

Алар сәүдә объектларын, җәмәгать туклануы биналарын, шулай ук аттракционнарны, ял итү һәм киңкүләм чаралар үткәрү зоналарын үз эченә ала. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме - 1,4 миллиард сумнан артык.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар “Миякә сөт заводы” акционерлар җәмгыятен финанс ягыннан савыктыру чаралары турында фикер алыштылар.

Сыгылмалы полимер упаковкалар җитештерү буенча гамәлдәге заводны модернизацияләү планнарын «Флэр» җәмгыяте генеральный директоры Андрей Щербацкий җиткерде. 600 миллион сумлык инвестицияләр салынган проектны тормышка ашыру Уфа Калинин районы территориясендә бинаны һәм коммуникацияләрне реконструкцияләүне, шулай ук яңа югары технологияле җиһазлар – флексографик басма машина сатып алуны һәм монтажлауны күз уңында тота.

Стәрлетамак сөт комбинатында продукция җитештерү күләмнәрен арттыру буенча инвестпроектны “Росмол” компанияләр төркеме генеральный директоры Владимир Чапайкин тәкъдим итте. Предприятияне модернизацияләү сөт һәм майны фасовкалау буенча яңа җайланмалар, шулай ук киптерү һәм куерту өчен җиһазлар сатып алуны күз уңында тота. Инвестицияләрнең гомуми күләме — 450 миллион сум.


Фото: glavarb.ru
Читайте нас