Әлеге фикергә нигезне күптән түгел игълан ителгән статистика мәгълүматлары бирә.
Шушы ел башына Башкортстанда даими яшәүче 4 миллионнан артык кеше исәпләнә, шуларның 2,52 миллионы – шәһәрләрдә, 1,526 миллионы авылларда гомер кичерә. Бер ел эчендә республикада халык 6597 кешегә кимегән. Бу тулысы белән дип әйтерлек авыл халкына кагыла.
Бәләкәй генә район үзәген тәшкил итәрлек халык кая булган соң? Шәһәрләргә күченгән дияр идең, республикада ел башына шәһәр халкы нибары 53 кешегә күбәйгән.
"Росстат" мәгълүматларында Мәскәүдә яшәүчеләрнең саны 38,6 меңгә артуы турында әйтелә. Регионнардан Татарстанда халык 2 мең кешегә арткан. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Фото Интернет челтәреннән.