Баймакта башкорт теле укытучылары, китапханәчеләр, Хатын-кызлар советы әгъзалары, корылтай, Ир-егетләр советлары рәисләре белән Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров һәм Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова очрашты.
Чарада шулай ук Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминов һәм Баймак районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Ришат Ишембәтов катнаштылар.
Ришат Вәкил улы оешманың уңышлы 5 проекты турында сөйләде: болар - “Сәламәт авыл”, “Тулы сулы Сакмар”, “Йөзьеллыкка — 100 шәхес”, “Туган телне үстерү һәм саклау”, “Иң күп укыган бала”. Зариф Закир улы үзенең чыгышында “Авыл укытучысы” проекты турында искә төшерде.
Чара ахырында Эльвира Ринат кызы районда актив эш алып баручы җәмәгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.