Башкортстанның атказанган артисты Марс Итбаев күптән түгел алтын юбилеен билгеләде.
Ул иҗади гомерен Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрына багышлады. Артистның хезмәт кенәгәсендә дә тик бер генә язу.
— Мин Сибай шәһәрен яраттым. Шушындагы тамашачыларымны яратам, миңа театрым икенче йортым кебек, коллегалар күптән туганнарыма, дусларыма әйләнде. Хатыным Гүзәл белән һәркөн Сибай театрына эшкә ашкынып киләбез, дәртләнеп кайтабыз. Шушындый зур бәхетне ташлап кая китәргә мөмкин? Юк, мин Сибайга хыянәт итмим, — дигән Марс Итбаев Кәримә Усманова белән әңгәмә вакытында.
“Кызыл таң” гәзитенең алдагы саннарының берсендә бу әңгәмәнең тулы версиясе басылачак.