Республикада эчкечелеккә каршы юнәлтелгән чаралар үзенең нәтиҗәсен бирә. Төбәкләрдә “Аек авыл” проекты тарафдарлары саны арта.
Шул ук вакытта, көмешкәчеләрнең баш калкытуын да күрми мөмкин түгел. Йорт шартларында спиртлы эчемлекләр әзерләүнең киң таралу алуы гадәти күренешкә әверелеп бара. Эчке кулланышка дип исәпләнсә дә, “йорт хәмере”нең спиртлы эчемлекләр базарындагы әйләнешкә тискәре йогынтысы аңлашылып тора. Ә бу инде республика бюджетына керемнәрнең кимүе дигән сүз.
Көзге чорда шикәргә хакларның төшүе көмешкә кайнату артуына бигрәк тә тәэсирле йогынты ясады, ди белгечләр. Хәзерге чорда шикәр комының бер килограммы 25 сум тирәсе тора. Шул ук белгечләр исәпләвенчә, бер кило шикәр бер литр сыйфатлы көмешкә нисбәтендә йөри. Димәк, хаклар буенча фикер йөрткәндә, өстенлек кибеттәге аракы файдасына түгел.
Гомумән алганда исә, эчкечелекнең начар гадәт икәнен искә төшереп, сайттагы материалларны укучыларыбызны сәламәт тормыш рәвешенә өндибез.
Автор фотосы.