2 февральдә илебез Сталинград сугышында совет армиясенең фашист гаскәрләрен җиңүен билгели. Истәлекле дата уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Милли архивына Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мемуарларын тапшырды.
Төбәк җитәкчесе Донбасска барганда Петровское авылы кешеләреннән алган документларда 7нче гвардия кавалерия корпусының Сталинград сугышы барышында хәрби гамәлләре чагылдырылган. Анда партизаннарның 1942-43 еллардагы оккупациясе һәм немец армиясе белән көрәше, урындагы халыкның яралы совет солдатларына һәм офицерларына ярдәме турында язмалар урын алган, конкрет даталар, исемнәр, вакыйгалар күрсәтелгән.
Корпус составында 16нчы гвардия Башкорт кавалерия дивизиясе дә булганга документлар аерым әһәмияткә ия. Истәлекләрдә аның солдатлары хезмәте һәм генерал-майор Миңнегали Шәйморатов турында язмалар бар.
- Миңа Луганск өлкәсендә тапшырылган документлар бәясез. Аларны игътибар белән өйрәнергә кирәк. Бу шул вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең истәлекләре, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Генерал Шәйморатов – уникаль шәхес. Анда хәрби разведчикның үзенчәлекле юлы. Героебызның образын һәм шәхес бөеклеген әле тулысынча ачмаганыз, дип уйлыйм. Яңа документлар аның язмышын яхшырак өйрәнергә ярдәм итәр. Киләчәктә аларны һичшиксез санлаштырырга кирәк. Майда без зур вакыйгалар планлаштырдык, шул исәптән безнең кавалерия дивизиясе һәм аның дивизия командиры белән.
Милли архивта Башкортстан Башлыгы шулай ук дәүләт идарәсе органнары, халык хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән һәм мәдәният учреждениеләре документлары да булган уникаль фондлар белән танышты. Республика Милли архивы документлары саны 2 миллион 670 мең.