+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 февраль 2020, 14:10

Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы документлары белән танышты

Бүген республика Милли архивында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка 22304 мөһим документның инде санлаштырылуы хакында сөйләделәр, бу аерым мөһим документларның 39 процентын тәшкил итә.

Бүген республика Милли архивында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка 22304 мөһим документның инде санлаштырылуы хакында сөйләделәр, бу аерым мөһим документларның 39 процентын тәшкил итә.

XVIII гасыр башы – XIX гасыр уртасы, 1917, 1920, 1926 елардагы халык исәбен алу материалары, православие һәм мөселман мәхәлләләләренең метрика китаплары алар.

Архивта сакланган аерым мөһим документларны сканлаштыру 2008 елда башланган.
2017-18 еларда дүрт яңа планетар сканер, техник станция һәм программа тәэминаты алуга 20,6 миллион сум акча бүленгән. Бу документларны сканлаштыру темпын 4,5 тапкыр арттырырга ярдәм иткән. Радий Хәбиров учреждение хезмәткәрләре эшенең мөһимлеген билгеләде.

Ел саен архивта яңа документлар һәм материаллар җыентыгы басмага әзерләнә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгән “Бөек Ватан сугышы фронтларында Башкортстан дивизияләре” китабы “Китап” нәшриятына тапшырылган.
Читайте нас