+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 февраль 2020, 15:45

Һава җитмәгәнлектән үлгәннәрме?..

Бөре шәһәрендә 19 яшьлек егет һәм 14 яшьлек кыз серле рәвештә вафат булганнар.

Бөре шәһәрендә 19 яшьлек егет һәм 14 яшьлек кыз серле рәвештә вафат булганнар.
Узган ял көннәрендә Бөре шәһәрендә фаҗига булган. Фатирга түләп торучы 19 яшьлек егет вафат булган. Аның янында һушын югалткан 14 яшьлек кыз да булган. Кызны дәваханәгә озатканнар, әмма бераздан ул да үлгән.
Әлеге хәл турында хокук сакчыларына фатир хуҗасы хәбәр иткән. Ул егеткә шалтыраткан, әмма телефонны алучы булмаган. Моңа борчылган фатир хуҗасы егет янына килергә булган.
Әлеге хәл буенча тикшерү эше кузгатылган. Яшьләрне үлемгә вентиляциянең төзек булмавы да китергән булырга мөмкин, дигән юрама да бар.
Читайте нас: