+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 февраль 2020, 10:10

"Безнең акчалар кайда?"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республикада “чүп-чар реформасы”ның ничек тормышка ашырылуыннан канәгатьсезлек белдерде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республикада “чүп-чар реформасы”ның ничек тормышка ашырылуыннан канәгатьсезлек белдерде.

Аерым алганда, аны контейнер мәйданчыкларының тиешенчә оештырылмавы борчый. Бу хакта ул Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Төбәктә контейнер мәйданчыклары урнаштыруга республика бюджетыннан былтыр 173 миллион сумнан артык акча бүленгән. Агымдагы елга да шундый ук күләмдә акча салынган. Муниципалитетлар “чүп реформасы”н тормышка ашыру өчен 3,5-4,5 миллион сум тирәсе акча ала. Әмма бөтен районнар да республика Башлыгы йөкләмәсен үтәмәгән.

Радий Хәбиров белдерүенчә, республика буенча эш сәфәре вакытында ул районнарда төрле хәлләрнең шаһиты була. Кайдадыр контейнер мәйданчыклары нык яхшы, ә кайдадыр ниндидер иске койма белән уратып алынган.

— Минем соңгы сәфәрем Миякә районына булды. Һәм мин район башлыкларын бик аңламыйм диясем килә. Урыннарда төрлечә җиһазландырылган контейнер мәйданчыкларын күрәм. Кайберләре, муниципалитетлар моның өчен акча алган булса да, бик мескен урыннан гыйбарәт. Бу — өч стеналы иске койма. "Безнең акчалар кайда була?” дигән сорау туа.

Миякә районында мин идеаль мәйданчык күрдем. Ни өчен бу район моны эшли ала? Яки сез башта безнең акчаны сарыф итәсез, ә аннары яңадан эшләячәксезме? Мин аларның ябык булырга тиешлеген әйттем. Миякә районында хәтта капкалар да төрле: берсе - машина килгәч, чүп-чар контейнерларын этеп чыгару очен, ә икенчесе — кешеләр өчен. Ни өчен кемдер бу эшне башы белән уйлап башкара, ә кемдер акча гына тотына? — дигән сорау куйды Радий Хәбиров.

Чыгышы ахырында ул контрольлек итүче идарәгә эшләре сораулар тудырган муниципалитетларны тикшерүне йөкләтте.
Фото: Башинформ.
Читайте нас