Республика халкы мессенджерларда актив рәвештә бу хәбәрне бер-берсенә җибәрә.
"Казахстан ягыннан зур өер булып бүреләр килә. Ата-аналарны балаларны күз уңында тотарга, урамга чыгарып җибәрмәскә, балыкка йөрүне туктатырга кирәклеге турында кисәтегез. Мәгълүматны чик сакчылары раслады", - диелгән хәбәрдә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән “Башкортостан” телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Ведомство хезмәткәрләре экологлар белән бергә тикшерү үткәргән, әлеге факт расламаган.