+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 февраль 2020, 09:55

Снюс сатучыларны тыярга вакыт

Балаларга снюс сатучыларга 250 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Балаларга снюс сатучыларга 250 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Башкортстанда балигъ булмаган балаларга снюс, вейп, кальян, тарта торган катнашмалар саткан гражданнар өчен - 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфа биләүчеләр өчен - 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 150дән 200 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Законны кабат бозучы гражданнар - 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфа биләүчеләр - 40тан 50 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр 200дән 250 мең сумга кадәр штраф түләячәк.

"Закон проекты буенча фикер алышу барышында төрле фикерләр әйтелде. Шул исәптән гражданнар өчен штрафларның җитәрлек дәрәҗәдә югары булмавы турында да белдерүчеләр булды, — дип билгеләп үтте Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Әмма физик берәмлекләр өчен штрафларга карата биш мең сумлык чик федераль закон белән билгеләнгән, без аны арттыра алмыйбыз. Балигъ булмаганнарга вейплар һәм снюс сату проблемасы бөтен ил буенча актив рәвештә тикшерелә. Киләчәктә мондый гамәлләр өчен җаваплылык турында федераль закон кабул ителәчәк. Әмма моңа кадәр без республика территориясендә балаларның сәламәтлеген саклау өчен ашыгыч чаралар күрдек".
Фото: 360tv.ru
Читайте нас