+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 февраль 2020, 17:35

Уфада "Гадәттән тыш хәл" режимы кертелде

Көчле кар яву һәм көчле җил белән бәйле рәвештә Уфада бүген 17 сәгатьтән "Гадәттән тыш хәл" режимы кертелде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Чара шәһәр территориясендә булган барлык көчләрне һәм чараларны мобилизацияләргә һәм тәүлек әйләнәсендә кар чистартырга һәм чыгаруга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Уфалыларга шәһәр читенә сәфәрләрдән тыелырга киңәш итәләр.
Урамда шулай ук сак һәм игътибарлы булу яхшы - ябышып торган юеш кар төрле конструкцияләрне аударырга, алар үтеп баручы кешеләрне имгәтергә мөмкин.
Шәһәр хакимияте гражданнарны, бигрәк тә "Игътибар, кар төшүе мөмкин!" табличкасы беркетелгән торак йортлар яныннан сак узарга, юлларның хәрәкәт өлеше аша үткәндә, баскычлардан төшкәндә-менгәндә, транспорт чараларыннан чыкканда игьтибарлы булырга чакыра.
Автомобиль хуҗаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерәләр, тизлек режимын арттырмаска, куркыныч һәм кискен маневрлар ясамаска кирәк.
Читайте нас