Уфа шәһәре хакимиятендә буранга бәйле рәвештә башкаланы җыештыру буенча оператив штаб эшли башлады. Шулай ук урамнар буйлап рейд оештырылды. Төнге киңәшмәгә башкала районнары хакимиятләре башлыклары җыелды.
“Башгидромет” фаразлавынча, 2 февральдә 20 сәгатьтән 3 февральдә 20 сәгатькә кадәр юеш кар, урыны белән буран, юлларның аерым участокларында кар көртләре барлыкка килүе, бозлавык булуы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, күз күреме - 500-1000 метр.
Башкала мэриясе мәгълүматы буенча, узган ялларда коммуналь хезмәтләр шәһәрне кардан чистарткан. Әмма халык начар җыештыралар, дип зарлана. Эш, чыннан да, сыйфатлы башкарылмады, дип билгеләп үтте башкала хакимияте башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 2 режим буенча 223 берәмлек техника эшли. Төп магистральләр, шулай ук аларга чыгу юллары чистартылган. Ләкин төнге җыештыруга юлларда туктап калган машиналар комачаулый. Кайбер урыннарда алар тулы бер полосаларны алып тора. Моның өчен эвакуаторлар сыйфатлы һәм оператив эшләргә тиеш.
Ишегалларында хәл аеруча катлаулы. Начар һава торышы аркасында кешеләр машинада эшкә бармый.
Уфа хакимиятендә хәбәр итүләренчә, коммуналь хезмәтләр бу атнадан тәүлек буе эшләү режимына күчерелә. Иртәгә 105 йорт ихатасында комплекслы җыештыру планлаштырылган.