Узган елда Башкортстан территориясендә 4284 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 469 кешенең гомере өзелгән, 5441е тән җәрәхәтләре алган. Әйтергә кирәк, ил һәм республика күләмендә юл инфраструктурасын яхшырту, кагыйдә бозучыларны ачыклау, аларга карата җаваплылыкны катыландыру буенча күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә, аварияләргә бәйле хәл акрынлап яхшыра бара. Бу җәһәттән былтыр республикада юл-трансопрт вакыйгалары саны, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 2,8 процентка, үлүчеләр саны — 14,7 процентка, имгәнүчеләр саны 1,4 процентка кимегән. Болар хакында Башкортстан буенча Баш Дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов 2019 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларга багышланган матбугат конференциясендә җиткерде. Журналистлар белән эшлекле очрашуда шулай ук республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан җаваплы вәкилләр катнашты.
Динар Заһит улы белдерүенчә, аварияләрнең зур өлешен — 1923 юл-транспорт вакыйгасын (45 процент) бәрелешүләр, 1245 очракны (29 процент) җәяүлеләрне бәрдерү һәм 385 очракны (9 процент) транспорт чарасының әйләнүенә юл кую алып тора. Төп сәбәпләре исә юл киселешендә кагыйдә бозуга (722 авария), дистанция сакламауга. (480 авария), җәяүлеләрне үткәрмәүгә (377 авария) һәм каршы як юлга чыгуга (344 авария) кайтып кала. Янә дә шул: аварияләрнең 3717се (86,2 процент) водительләр һәм 550се (12,8 процент) җәяүле-ләр гаебе белән ясалган.
Динар Гыйльметдинов һәр өченче очракта аварияләргә турыдан-туры яисә күпмедер дәрәҗәдә юл өслегенең начар торышы сәбәпче булуын да сызык өстенә алды. Былтыр юлларның начар торышы 1562 авариягә сәбәпче булган. Аларда 2001 кеше имгәнеп, 164енең гомере өзелгән. Бу уңайдан Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан былтыр гына юл челтәре торышындагы җитешсезлекләрне бетерү турында 24 мең кисәтү кәгазе бирелгән. Йөкләтелгән бурычларны тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен 105 вазыйфалы һәм 86 юридик берәмлек административ җаваплылыкка тарттырылган. Ремонтлау һәм юлларны карап тоту барышында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча таләпләрне үтәмәгән өчен 538 вазыйфалы һәм 200 юридик берәмлеккә карата шундый ук чаралар күрелгән.
Шул ук вакытта, Динар Заһит улы белдерүенчә, ил Президенты Владимир Путин игълан иткән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тармак үсеше мәсьәләләрен иң җитди игътибар үзәгенә алуына бәйле бу юнәлештә сизелерлек уңай үзгә-решләр күзәтелә.
— Юл хәрәкәте хәвефсезлегенә бәйле мәсьәләләр Хөкүмәт утырышларында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә үткән “Транспорт сәгате”ндә һәрдаим иң җитди игътибар үзәгенә алына. Бу җәһәттән стратегик һәм көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакыт республика җитәкчелегенең зур ярдәмен тоябыз, — диде матбугат конференциясендә Динар Гыйльметдинов.
Шуның ачык нәтиҗәсе — бүген республика территориясендә даими эшләүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик рәвештә теркәүче аппарат-программа комплекслары саны 540ка җиткән. Уфада гына былтыр 62 шундый комплекс урнаштырылган. 20 комплекс — гомумдәүләт проекты, 150 комплекс дәүләт-шәхси партнерлык проекты буенча сатып алынган. Быел исә май ахырына кадәр янә 459 стационар аппарат-программа комплексы сафка кертеләчәк.
Аңлашыла, республика юлларында һәм шәһәрләр урамнарында мондый комплексларны күпләп урнаштыру үзмаксат түгел, ә гомум хәвефсезлекне тәэмин итү өчен кирәк. Бу җәһәттән шундый сан китерү дә җитә: былтыр гына әлеге комплекслар 1,2 миллион кагыйдә бозу очрагын теркәгән, ягъни алар төшергән мәгълүматлар буенча шулкадәр штраф карары гаепле водительләргә җибәрелгән. Билгеле, бу беренче чиратта, кагыйдә бозарга яратучы водительләрне тәртипкә утырту, шул рәвешле юл йөрүне хәвефсезрәк итү өчен эшләнә. Ә саннарга күз салсак, водительләрне дә, җәяүлеләрне дә юл йөрү мәдәниятенә өйрәтәсе дә, өйрәтәсе әле. Былтыр гына 391 юл-транспорт вакыйгасына исерек водительләр сәбәпче булган, аларда 88 кеше үлгән, 519ы җәрәхәтләнгән. 417 авария җәяүлеләр кичүендә ясалган. Бу 9 кешенең һәлак булуына, 427 кешенең җәрәхәтләнүенә китергән. Балаларның юл йөрү хәвефсезлегенә дә тиешле игътибар бирмибез. Балалар катнашлыгындагы барлык аварияләрнең 47,9 процентында балалар пассажир буларак зыян күргән. Ягъни әнә шул балалар креслосы булмау яки аны дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә генә дә 16 баланың гомере өзелгән, 238е җәрәхәтләнгән. Пассажирлар ташучы автотранспорт водительләре гаебе белән исә 146 авариягә юл куелган, аларда 8 кешенең гомере өзелгән. Шушыларның барысын исәпкә алып, узган елдан башлап ЮХХДИ идарәсе гадәти операцияләр үткәрүдән тыш, берничә патруль берлектә рейдка чыгып, аерым юлдагы яки урамдагы барлык транспорт чараларын да туктатып тикшерүне гадәткә керткән.
— Бу очракта инде транспорт чарасы яисә документлары тәртиптә булмаган яки эчкән килеш руль артына утырган кагыйдә бозган беркем дә җаваплылыктан качып кала алмый, үз чиратында мондый рейдлар җәмгыятьтә, гомум алганда, юл йөрү мәдәниятен булдыруга һәм үстерүгә китерәчәк дип уйлыйм, — диде моңа бәйле Динар Гыйльметдинов.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү модада булуын һәркемдә тәрбияләү җәмгыятьтә төп өстенлекле бурыч булуын чыгышында Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов та сызык өстенә алды. Бу җәһәттән журналистларның шушы идеяне таратуда һәм пропагандалау юнәлешендә зур эш башкаруын ассызыклап, Борис Мелкоедов барлык дәүләт структуралары, җәмгыять, берлектә эш иткәндә генә хәвефсезлек мәсьәләсендә көтелгән нәтиҗәгә ирешү мөмкин булуын билгеләде. Әйткәндәй, матбугат конференциясендә Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов тармак мәсьәләләрен объектив һәм кыю яктыртучы бер төркем редакцияләр коллективын һәм аерым журналистларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әлеге мәртәбәле бүләккә “Кызыл таң” гәзите редакциясеннән шушы юллар авторы һәм фотохәбәрчебез Динар Кәлимуллин да лаек булды.
Йомгаклап, Динар Гыйльметдинов 2024 елга аварияләрдә һәлак булучылар санын 3,5 тапкырга киметү төп өстенлекле бурыч булуын билгеләде. Аңлашыла, бу гомум аварияләр санын да шул кадәргә үк киметүне дә күзаллый, дияргә кирәк. Һәм бу, гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга бәйле билгеләнгән бурыч кына түгел, ә гомум җәмгыять алдында торган стратегик максат. Аны тормышка ашыруда һәрберебез җиң сызганып катнашырга, үз өлешебезне кертергә тиеш, чөнки юлдагы иминлегебез беренче чиратта үзебез өчен кирәк!