66 яшьлек пенсионер ханым янган йорттан 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге биш баланы коткарган.
Кичә Балтач районының Иске Балтач авылындагы Муса Җәлил урамында ике катлы торак йортта янгын чыккан.
Курку белмәс хатын башта янгын сигналы тавышын ишеткән. Йорт хуҗасының әнисе, биш баланы уятып, аларны урамга чыгарырга өлгергән. Янгын верандада башланган, анда бер бала шырпы белән уйнаган, соңрак ут диварларга күчкән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Районның төрле авылларыннан янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җиткән.
Йорт хуҗасының 41 яшьлек хатыны янгын вакытында Уфада дәваланган булган. Аларның 13 һәм 15 яшьлек уллары да башкалада балигъ булмаган яшүсмерләрне вакытлыча тоту үзәгендә булган. Күпбалалы гаилә башлыгы хәмер белән мавыккан.
Янгын турында хәбәр итүче җиһаз булмаса, бу янгын олы фаҗига белән тәмамланыр иде, ди белгечләр.
Янгыннан сак булыйк!