Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышы кинәт үзгәрүен кисәтә.
Бүген республикада кышның иң җылы көне булды, көндез һава температурасы 3 градуска кадәр җылынды. Юлларда кар эреп, гөрләвекләр акты.
Февральнең мондый җылы көне соңгы елларда рекорд буларак билгеләнә. Шулай да синоптиклар иртәгәдән һава торышы кискен үзгәрүен кисәтә.
Төбәк территориясендә юеш кар, бозлавык һәм секундына 18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил булачагы фаразлана.
Һава торышы начараю сәбәпле, водительләр һәм җәяүлеләрдән юлларда сак, игътибарлы булу сорала. Автомобиль хуҗаларына тизлекне киметергә, кискен маневрлар ясамаска, ә җәяүлеләргә агачлар, тотрыксыз конструкцияләр, электр баганалары, реклама щитлары янында игътибарлырак булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.