+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 февраль 2020, 07:40

30 градуска кадәр суыта!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Бүген, 7 февральдә, төнлә урыны белән кар, юлларда бозлавык.

Көндез төньякта - бераз кар, көньякта җепшек кар явуы, урыны белән буран булуы көтелә. Электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар ябышачак, бозлавык, юлларда кар көртләре булуы ихтимал. Температура төнлә 10-15 градуска җитәчәк. Көндез бераз җылыта.

Иртәгә, 8 февральдә, төнлә һәм көндез бераз кар явачак. Юлларда урыны белән кар көртләре һәм бозлавык. Һава температурасы төнлә - 7-12, урыны белән -17, көндез 4-9 градус салкын.

Якшәмбе, 9 февральдә, кайбер районнарда кар явачак, юлларда урыны белән бозлавык. Температура төнлә - 17-22, аязытканда 27 градуска кадәр төшәчәк. Көндез бераз җылы: 9-14 градус булачак.
Фото: 123ru.ne
Читайте нас