Русия Президенты Владимир Путин аерылышканнан соң ата-аналарны балаларын торак белән тәэмин итәргә мәҗбүр итүче законга кул куйды.
6 февральдә Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган документ нигезендә, баладан аерым яшәүче ата-ана аны торак белән тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны түләргә тиеш. Баш тарткан очракта, суд ата-ананы йөкләмәләрен үтәүгә җәлеп итәргә хокуклы.
Шулай итеп, Гаилә кодексының 86нчы статьясына үзгәрешләр кертелә. Ул элек ата-ана баланы дәвалау һәм реабилитацияләүгә алиментлар түләмәгән очракта гына судта катнашуны күздә тоткан иде.
Закон Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2019 ел ахырында хупланды.
21 гыйнварда Дәүләт думасы бакча участогында торак йорт төзү өчен ана капиталын куллануны рөхсәт итүче закон проектын да кабул итте.