Педофил булырга мөмкин кешене үтерүдә гаепләнүче Владимир Санкинның хатыны Полина җимерелгән хыяллар һәм ни өчен мәрхүмне җирләргә булышуы турында сөйли.
Полина Наумова сөйләгәнчә, һәлак булган Зайцевның якыннарыннан апасы гына бар. Тик пенсиядәге хатын тугынын җирләүгә акчасын үз кесәсеннән чыгарып сала алмый. Аңа ярдәмгә Санкинның гаиләсе килгән.
Зайцевның апасы, ике исерек ир гауга куптарудан файда булмады, дип исәпли һәм нейтралитет саклый. Ә көчләнүдән котылган малайның әнисе Владимирга рәхмәтле булуын һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтә.
Полина Владимир белән бергә 10 ел яши. Аның сүзләренә караганда, ире беркайчан да конфликтларга кермәгән, һәрвакыт туганнарына ярдәм иткән. Кеше үтергән көнне ул автосервистан кайтканда дусты белән бер шешә сыра эчә. Әмма ярдәм сораган малайга ул ярдәмләшмичә булдыра алмый.
Полина Наумова Владимир белән төзегән планнары турында искә ала — алар быел бала табарга хыялланган, яши торган шәхси йортта ремонт ясый башлаган. Хәзер аларны тормышка ашыру - зур мәсьәлә.
— Без бала турында хыялландык, сәламәтлегем белән кайбер проблемаларым бар иде, шуңа күрә килеп чыкмады. Әмма мин дәваландым, йортта ремонт башланды, әмма хәзер инде нәрсә буласын белмим, - ди Полина.
Әлегә беркем дә белми...