Башкалада махсус банк җиһазларында гына ачыкларга мөмкин булган ялган биш мең сумлык купюралар очрый башлаган.
5 февральдә Ленин районындагы банкларның берсендә кассир инкассатор пакетында башка банктан кергән 1997 елгы үрнәктәге ялган банкнота булуын ачыклаган.
Шул ук вакытта ялган акча Орджоникидзе һәм Дим бистәләрендә да табыла. Моннан тыш, полициягә Киров районында Карвәнсарай янындагы банкларның берсе өлкән кассиры да мөрәҗәгать иткән: ул банкка үз исәпләренә зур күләмдә акча кертү өчен 44 яшьлек ир килүен сөйләгән, тик банкноталар арасында биш меңлек ялган акча булуы ачыкланган.
Барлык ялган купюралар да экспертизага җибәрелгән. Факт буенча «Ялган акча, яки кыйммәтле кәгазьләр ясау, саклау, ташу яки сату " мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Сак булыйк, җәмәгать.