Башкортстанда салкын һава саклана. Башгидромет мәгълүматлары буенча, әле Уфада термометр баганалары -21 градус күрсәтә.
Бүген, 9 февраль көнне, урыны белән кар явачак, юлларда бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -20-25 градус, аязытканда -30 градуска кадәр, көндез -12-17 градус булачак.
10 февральдә төнлә урыны белән кар явуы көтелә. Көндез республика буенча кар, урыны белән уртача буран, юлларда кар көртләре, бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны-урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы -20-25 градус, аязытканда -30 градуска кадәр, көндез -10-15 градус булачак.