Төнлә Уфаның Салават Юлаев проспектында Кырмыскалы районы кешесе "Лада Веста"да “Kia Spectra” белән бәрелешкән.
Республика буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә автомобиль йөртүче һәм аның ике пассажиры – 47 һәм 33 яшьлек ир-егетләр - медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Икенче машина йөртүче – Уфа районының 21 яшьлек егете - шулай ук җәрәхәтләнгән. Һәлакәт сәбәпләрен һәм шартларын полиция хезмәткәрләре ачыклый.
ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә республика юлларында 11 автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 24 кеше җәрәхәтләнгән. Тәүлек эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 2,5 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган, аек булмаган 61 машина йөртүче тоткарланган.