Башкортстанда Кытайдан килгән гражданнарда кискен вируслы чирләр белән авыруның 30 очрагы теркәлгән.
Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов хәбәр итте.
Авыручылар арасыннан 23 кеше — уфалылар, тагын 7 кеше — Учалы, Сибай, Октябрьский, Белорет, Стәрлетамак, Мәләвез, Туймазы якларыннан. Александр Жеребцов билгеләп үткәнчә, коронавируска шикләнгән барлык авыруларны да дәваханәгә салалар, 10 февральгә бер шик тә расланмаган.
Шул ук вакытта, эпидемиягә каршы чаралар үткәрү дәвам итә. Бу хәлгә бәйле Башкортстан Хөкүмәтенең оператив штабы төзелгән, анда коронавирус керүен һәм таралуын кисәтү буенча чаралар планы эшләнгән һәм расланган.
Бүген республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту күзәтелә: 27 мең 469 авыру исәпләнә, аларның 69 проценты — балалар. Мәктәп укучылары арасында авыручылар арту сәбәпле, 10-17 февральдә төбәктә 171 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы тулысынча ябылачак.