Башкортстанда юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә юлларда һәлак булучылар саны тотрыклыланды.
Бу хакта Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмә барышында республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерде.
— Узган атнада 65 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел 15кә кимрәк; 87 кеше зыян күрде (23 кешегә азрак) һәм ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә Благовещен районында 1 кеше һәлак булды. Тулаем алганда, әле үткәрелүче чаралар нәтиҗәсендә без хәлне тотрыклыландырдык,— дип билгеләп үтте ул.
Исегездә булса, 3 февральдә республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Хөкүмәтне республика юлларында үлем-китем дәрәҗәсе арткан өчен тәнкыйтьләгән иде. Агымдагы елның гыйнварында һәлак булучылар саны 40 процентка арткан иде.