+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 февраль 2020, 21:36

Туймазыда Башкорт теле елы ачылды

Туймазы балалар музыка мәктәбендә Башкорт теле елын ачу тантанасы үтте.

Туймазы балалар музыка мәктәбендә Башкорт теле елын ачу тантанасы үтте.
Мәктәп эчендә милли киемнәр, көнкүреш эшләнмәләре һәм декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе оештырылган иде. Ә мәктәп алдында җәядән ук ату буенча осталык дәресе эшләде. Үзләрен “Төньяк амурлары” итеп тоярга теләүчеләр күп булды.
Чараның танатаналы өлеше мәктәпнең концерт залында үтте. Район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин җыелган кунакларны, укытучыларны, укучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен башкорт телендә сәламләде: "Башкорт теле - Башкортстан Республикасының дәүләт теле булып тора. Телне кадерләп яшәргә, аның тормыш чыганагы, белем чишмәсе икәнен онытмаска кирәк. Тел – ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзе", – диде ул.
Туймазы районы Башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гәүһәр Фазуллина Башкорт теле елы чикләрендә районда үтәчәк чаралар турында әйтеп үтте. Гәүһәр Җәүдәт кызы башкорт телен, мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән мәдәнят хезмәткәрләренә, алдынгы укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Туймазы районының мәдәниәт хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары бик матур концерт күрсәтте.
Читайте нас