+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 февраль 2020, 10:40

Торак мәсьәләсе – беренче чиратта

Владимир Путин төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән эшлекле очрашу үткәрде.

Владимир Путин төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашуда торак төзелеше өлкәсендәге хәл һәм авария хәлендәге торактан халыкны күчерү мәсьәләләре тикшерелде.

Владимир Якушев үткән елның эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 2019 елда 80,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Һәр йортның хәл-торышын төгәл күрерлек система булдырылган.

Былтыр халыкны авария хәлендәге торактан күчерү буенча план алты тапкыр арттырып үтәлгән. Гомумдәүләт проекты буенча 140 мең квадрат метр план итеп алынса, гамәлдә 800 мең квадратка ирешелгән. Министр ил субъектларының бу юнәлештәге актив эшчәнлеген билгеләде.

Быел авария хәлендәге торактан күчерү буенча максат итеп куелган күрсәткеч – бер миллион квадрат метр.
Владимир Якушев гомумдәүләт проекты куйган максатларга ирешеләчәгенә ышаныч белдерде.
Читайте нас