+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 февраль 2020, 06:30

Кар астында чак-чак калмадык...

"Инцидент” системасы ихаталарны көрттән арындырырга да ярдәм итә.

“Инцидент” системасы ихаталарны көрттән арындырырга да ярдәм итә.

Стәрлетамакта яшәүче Равил К. вахта ысулы белән эшли. Кышын туган шәһәрендә, гадәттә, берничә атна гына була. Шушы кыска гына вакыт эчендә дә ир йорт ихатасында күңелсезлекләргә юлыккан: тротуар һәм машиналар йөри торган юл көрт астында калган, подъездга керү юлын да кар күмгән. Равилнең күршеләре дә коммуналь хезмәтләрнең эшеннән канәгать түгел.

Стәрлетамакның Ленин урамында урнашкан йортта яшәүчеләр проблемалары белән социаль челтәр­ләрдә уртаклашырга булган. Шикаять­кә фотографияне дә беркетеп, мөрә­җәгатьнең асылын җентекләп аңлат­каннар. Аны “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән. Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте каршындагы Халык­ның социаль челтәрләргә мөрәҗә­гать­ләре буенча эшче төркем хезмәт­кәре Никита Теренин белдерүенчә, алар, халык йортны карап-тотуга тарифны арттырырга риза булмаганлыктан, идарәче компаниянең карны махсус чыгармавына зарланган. Бу проблема белән алар республика Башлыгы сәхифәсенә мөрәҗәгать иткән. Ул теркәлеп, конт-рольгә алынган, аннан соң кыска вакыт эчендә кар чистартылган. Бу хакта комментарийлардан укып белергә мөмкин.
Ихата боздан һәм кар көртләреннән чистартылган. Көрәкләрдән тыш, территорияне чистартуга махсус техника да җәлеп ителгән, аның ярдәмендә күпкатлы йортларның түбәсен кардан арындырганнар.
Идарәче компания директоры Артур Сәлимгәрәев сүзләренчә, һава шартлары бик катлаулы. Ихаталарны комплекслы чистарту график буенча бара. Әмма, беренче чиратта, кар яуган вакытта махсус техника керә алсын өчен юлларны чистарталар. Кешеләр үзләре дә булыша.
Чиновниклар республика халкы белән санлы аралашу форматының уңайлылыгын таный. Әмма социаль челтәрләргә чынбарлыкка туры килми торган шикаять язмаска өндиләр. Проблемалар булмаган урынга чыгып, шәһәр халкының, яки авыл кеше­ләренең иминлегенә яный торган мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәк булган вакыт югала.
“Инцидент-менеджмент” программасы 2018 елның октябрендә эшли башлады. Бу вакыт эчендә республика халкы социаль челтәрләрдә чиновникларга мөрәҗәгать итәргә күнекте. Кәгазь волокитасын Интернетка керү мөмкин-леге булган телефон алыштырды. Халык проблемаларның оперативрак хәл ителә башлавын да билгели. Хакимият белән онлайн-арала­шуның популярлашуы турында эшче төркем хез­мәткәр­ләре теркәгән 100 меңенче мөрәҗәгать тә сөйли.
Фото: bash.news
Читайте нас