+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 февраль 2020, 18:40

Кыйгы районында хакимият башлыгы сайланды

Бу җаваплы вазыйфага Зөһрә Гордиенко тәгаенләнде.

Бу җаваплы вазыйфага Зөһрә Гордиенко тәгаенләнде.

Өч атнадан артык Кыйгы районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкарган Зөһрә Гордиенко хакимият башлыгы итеп тәгаенләнде. Бүген ул район Советы депутатларының бердәм карары белән муниципалитет хакимияте башлыгы итеп сайланды.

"Өч атна эчендә мин районның барлык авылларын да йөреп чыктым, районның төп байлыгы — аның кешеләре дип әйтер идем. Кыйгы җирендә хезмәт сөючән халык яши, бай гореф-гадәтләр һәм үз җиреңә җаваплы караш район потенциалын тормышка ашыруга ярдәм итәр, дип ышанам.

Минем төп максатым — кыйгылыларга лаеклы тормыш өчен шартлар тудыру. Урындагы хакимиятнең төп приоритеты кеше һәм аның иминлеге булырга тиеш дип саныйм”, — дип билгеләде Зөһрә Гордиенко һәм депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

Билгеле булуынча, Зөһрә Гордиенко - республикада муниципалитетны җитәкләүче беренче хатын-кыз. Аның кандидатурасын урындагы Совет депутатларына 21 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас