+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 февраль 2020, 08:30

Матурлык һәркемнең үзеннән башлана

“Матурлык дөньяны коткарыр” – бөек урыс язучысы Федор Достоевский әйткән бу канатлы сүзләр һәммәбезгә яхшы таныш. Без барыбыз да аның белән килешәбез. Килешүен килешәбез дә, ә менә дөньяны матурлар өчен үзебез ниләр генә эшлибез соң? Бар безнең арада шундый эшләрне башкаручылар да!

Тирә-як мохитебезне күркәм итүгә барчабыз да үз өлешен кертсен
“Матурлык дөньяны коткарыр” – бөек урыс язучысы Федор Достоевский әйткән бу канатлы сүзләр һәммәбезгә яхшы таныш. Без барыбыз да аның белән килешәбез. Килешүен килешәбез дә, ә менә дөньяны матурлар өчен үзебез ниләр генә эшлибез соң? Бар безнең арада шундый эшләрне башкаручылар да!
Мәсәлән, Уфаның Сипайлово бистәсендәге без яшәгән йорт алдына ел саен өлкән яшьтәге бер апа чәчәкләр утырта. Югыйсә, аны беркем дә мәҗбүриләми, ул җир дә беркемнең дә шәхси милке түгел.
Ә беркөнне йомыш төшеп, иске генә бер “хрущевка”га кергән идем, подъезддагы матурлыкка таң калдым – кемдер диварларга искиткеч бизәкле рәсемнәр төшергән. “Бездә – Эстетика елы, ” – дип елмайды ул йортта яшәүчеләр.
Эстетика – иҗатта, табигатьтә, тормышта матурлык кыйммәте, формалары һәм иҗтимагый аңның аерым формасы буларак, сәнгать турында фәлсәфи теория. Гади тел белән әйтсәк, эстетика – матурлык ул. Ә матурлык, билгеле, киң төшенчә. Анда күңел, уйлар матурлыгыннан алып, тирә-яктагы тәртип, чисталык, пөхтәлеккә кадәр кертеп була.
Башкортстанда 2020 ел “Торак пунктларының эстетика елы” дип игълан ителде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу хактагы указга үткән ел ахырында кул куйган иде. Документ халыкның уңайлы мохиттә яшәве, тирә-якның төзеклек дәрәҗәсен үстерү һәм торак пунктларның тышкы эстетик ягын формалаштыру өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән.
Эстетика елыннан ниләр көтәргә соң? Аның максаты – шәһәрләребезне һәм авылларыбызны төзекләндерү, матурлау, тәртипкә китерү. Һәр йорт, һәр урам игътибарга алынырга тиеш. Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында билгеләүләренчә, моның өчен районнарда парклар челтәрен киңәйтергә исәплиләр.
Сер түгел, бүген безнең республиканың торак пунктларында да черегән, тутыккан, ауган коймалы, чүп-чарлы, газонсыз урыннар җитәрлек. Эстетика елы менә шуны төзәтергә юнәлтелгән. Иң беренче чиратта дүрт юнәлеш күз уңында тотыла: газоннар, тротуарлар, коймалар һәм яктылык. Газоннар мәйданы 4-5 тапкырга артырга тиеш! Тротуарлардагы кайбер бетон бордюрларны да гранитка алыштырырга ниятләнә. Мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен тротуарларны җайлаштыруга аерым игътибар бүленергә тиеш. Республикадагы урамнарны яктырту системасын модернизацияләү программасы буенча эшчәнлек быел да дәвам итәчәк.
Төзекләндерү буенча төп эшләрне март-октябрь айларында башкару планлаштырылган. Моннан тыш, шимбә өмәләре, “чисталык көннәре”, урам-йорт конкурслары һәм башка чаралар оештырылачак. Ташланган автомобильләрне эвакуацияләү шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да башкарылачак. Билгеле, боларга нәтиҗәләр ноябрь-декабрь айларында ясалачак.
Күренүенчә, Эстетика елына зур максатлар куелган, күп эшләр планлаштырылган. Әлбәттә, беребезгә дә кемнеңдер нидер эшли башлавын көтеп ятмаска кирәк, матурлык һәм чисталык һәркемнең үзеннән башлана. Язманы Достоевский сүзләре белән башлаган булсам, Чехов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Кешедә барлык нәрсә дә матур булырга тиеш – күңеле дә, уйлары да, йөзе, киеме дә”. Исемлекне дәвам итәргә була – яшәгән җире, ихатасы, капка төбе, урамы... Ягез, дөньяны матурларга тотындыкмы?
Ләйсән Якупова.
Читайте нас