+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 февраль 2020, 08:25

Снюс өчен штрафлар җиде тапкыр артачак!

Дәүләт думасы депутатлары беренче укылышта снюс һәм насвай саткан өчен җәзаны катгыйландыручы закон проектын раслады.

Дәүләт думасы депутатлары беренче укылышта снюс һәм насвай саткан өчен җәзаны катгыйландыручы закон проектын раслады.

Әле мондый товарлар белән сәүдә итүне тыюны бозган гади гражданнарга - 2-4 мең сум, юридик берәмлекләргә 40-60 мең сум штраф яный. Вазыйфа биләүче кешеләр (сәүдә ноктасы хезмәткәрләре, сатучылар) өстәмә рәвештә 30 меңнән 50 мең сумга кадәр акча түли.
Яңа закон проекты бу җәзаны катгыйлаштыра: гражданнар өчен штрафлар җиде ярым тапкыр — 15-20 мең сумга кадәр, ә кибет хуҗаларына — 100-150 мең сумга кадәр артачак. Вазыйфа биләүче кешеләр өстәмә рәвештә 30 меңнән 50 мең сумга кадәр акча түләячәк.

- Насвай һәм снюс киң таралу сәбәпле, аларны куллану яшьләр арасында модага керде, ә чынлыкта алар наркотик матдәләргә «утырту» ысулы буларак кулланыла ала, — диелә аңлатма язуында.

Шуңа күрә яңа закон балигъ булмаганнарга снюс һәм насвай сатуны катгый тыя. Хәзер сатучылар өчен балаларга тәмәке саткан кебек үк өстәмә штраф кертеләчәк: 150 мең сумга кадәр. Физик берәмлекләр законсыз сәүдә иткән өчен казнага 3 меңнән 5 мең сумга кадәр акча күчерәчәк.

Икенче укылышка штрафлар күләмен арттыру ягына яңадан карау планлаштырыла. Шулай ук Интернет аша снюс саткан өчен аерым җәза төрен билгеләүче төзәтмәләр дә кертергә планлаштыралар.
Фото: ufa.ru
Читайте нас