+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 февраль 2020, 06:58

Дәүләт иминлеге - халык яшәешендә

Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Анда Сүриянең Идлиб провинциясе тирәсендәге террорчылык төркемнәренең активлыгы белән бәйле фикер алышу булды.

Киңәшмә барышында шулай ук коронавирус таралу һәм аның дөнья икътисадына йогынтысы турында да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы Секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Президентның табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.
Читайте нас